Республика кырларында эшләр гөрли

2013 елның 23 апреле, сишәмбе

Узган елда Татарстан хуҗалыклары 3,2 миллион тонна ашлык, 2,1 миллион тонна шикәр чөгендере, 1,4 миллион тонна бәрәңге, 305 мең тонна яшелчә һәм башка төр культуралардан мул уңыш җыеп алды. Быел исә республика хуҗалыклары алдында тагын да зуррак бурычлар тора. Табигать шартлары әлегә игенчеләргә теләктәш дип әйтергә була. Авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты галимнәре әйтүенчә, көздән чәчелгән культураларның сакланышы да яхшы. Башка елларга караганда яз беразга тоткарланса да, күп хуҗалыклар беренче мөмкинлек чыгу белән игеннәрне тукландырып, 18 апрельдә язгы чәчүгә кереште.

Быел язгы чәчүне республикада иң беренчеләрдән булып Аксубай, Зәй һәм Нурлат районы игенчеләре башлап җибәрде. Азнакай, Әлки, Кайбыч, Спас һәм башка кайбер районнарда да язның һәр сәгатен эшкә җигәргә омтылалар. Башкача мөмкин дә түгел. Чәчүне никадәрле иртәрәк башкарып чыксаң, уңышка өмет шулкадәрле арта бит. Шуны искә алыптыр, Нурлат районы хуҗалыклары уҗымнарны тукландыруны гына түгел, чәчүгә дә дәррәү күтәрелде. Башкарасы эшләрнең әлегә очы-кырые күренми дияргә була. Әйтергә генә җиңел: район хуҗалыкларында санаулы көннәр эчендә 50 мең гектарда авыл хуҗалыгы культуралары чәчәргә кирәк. ”Шуның 30 мең гектары бөртеклеләр, 9100 гектары шикәр чөгендере, 5 мең гектардан артыгы кукуруз һәм 4 мең гектары көнбагыш булачак“, – ди Нурлат районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре.

Николай Шамионов язуынча, Зәй районы басуларында да чәчү эшләре көннән-көн киңрәк колач ала. Күпьеллык үләннәр һәм көзге культураларны тукландыру белән бер­рәттән, аларны тырмалау эше дә оешкан төстә бара. Көздән сөрелгән мәйданнарны чәчүгә әзерләү, пар җирләрендә дым каплатуга да игътибар зур. Зәй районы кырларында бу эшләрнең барысы да бергә алып барыла.

Зәй районы игенчеләре язгы чәчүне республикада иң беренчеләрдән булып башласа, “Зәй шикәре” агрофирмасы район хуҗалыклары арасында иң алдынгысы икән. ”Якын көннәрдә биредә кайбер культураларны, шул исәптән арпа чәчүне тәмамларга да җыеналар“, – дип хәбәр итә Н.Шамионов. Арпаның мәйданын бу хуҗалыкта да, район буенча да арттырачаклар. Район хуҗалыклары быел 12381 гектар мәйданда арпа чәчәргә планлаштырган.

Татарстанда ел саен һава торышы төрлечә була. Җылылык та уртачадан берничә градуска югары. Әмма соңгы елларда күп хуҗалыкларның теңкәсенә тигән корылык сабакларын тиз генә онытырлык түгел шул. Быел исә чарасын алданрак күрергә уйлаганнар. Бигрәк тә “Сугару буенча республика программасы”на керүче хуҗалыклар җиңне алданрак сызганмакчы. Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты галимнәре белән “Татмелиорация” белгечләре уздырган киңәшмәдә дә бу турыда җитди сөйләшүләр алып барылды. Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов әйтүенчә, республика программасы кысаларында 83 сугару объектында төзәтү һәм яңадан төзү эшләре башкарылган. Берничә елга исәпләнгән әлеге программада катнашып, тагын 37 хуҗалык үзе­нең сугару объектларын яңа­баштан торгызырга уйлый икән. Үзгәртеп кору елларында төрле сәбәпләр белән ташландык хәлгә җитеп килүче сугару объектларына бүген игътибар арта. Нәтиҗәсе күз алдында. “Татмелиоводхоз” идарәсе директоры Марс Хисмәтуллин әйтүенчә, узган ел бер гектар сугарулы җирдән яшелчә уңышы гектарыннан 700 центнерга җиткән. Хуҗалыклар исә киләсе елларда бәрәңгене генә түгел, терлек азыгы мәйданнарын да мөмкин кадәр күбрәк сугармакчы. Бу ысул белән эшләүче хуҗалыклар, шул исәптән Арча районы “Сервис Агро”, Түбән Кама районы “Якташлар” һәм “Зәйнуллин”, Мин­зәлә районы “Дәүләтов” исемендәге хуҗалыклар аеруча нәтиҗәләргә ирешә.

Россия Федерациясе Хөкүмәте җитәкчесе урынбасары Аркадий Дворкович һәм РФ авыл хуҗалыгы министры Николай Федоров катнашында соңгы биш елда авыл хуҗалыгына ярдәм итү буенча дәүләт программасы нәтиҗәләренә багышланган киңәшмә узды. Статистика мәгълүмат­ларыннан күренгәнчә, Россиядә авыл хуҗалыгы продукцияләре җитештерү темплары шактый югары икән ләбаса. Ашлык җитештерү – 12,5, ши­кәр чөгендере – 36,9, көнбагыш – 29,8, соя уңышы 200 процентка арткан. Ил җитәкчелеге Россиядә ит һәм сөт җитештерүнең үсешеннән дә канәгать. ”Кош ите җитештерү бу чорда – 83, дуңгыз ите җитештерү күләме 28 процентка күтәрелде“, – ди Николай Федоров.

Рәсми мәгълүматлардан күренгәнчә, биш ел эчендә җирле һәм федераль бюджетлардан авыл хуҗалыгына ярдәм күләме исә 730 миллиард сумга җиткән. Россиядә дәүләт ярдәме белән 3000 яшь фермер һәм 800 гаилә фермасы барлыкка килгән. Россия авылларын аякка бастыру максатында барлык чыганаклардан йөзләрчә миллиард сум акча юнәлдерелгәч, Россиядә ни өчен һаман да әле көн саен ике авыл җан тәслим кыла дип сорыйсы килә килүен.

Николай Федоров, киләсе елларда авыл хуҗалыгына дәүләт ярдәме артачак, дип ышандыра. ”Дәүләт программасы нигезендә авыл хуҗалыгында продукция җитештерүчегә федераль бюджеттан ел саен 200 миллиард сум чамасы акча биреләчәген гарантиялим“, – ди министр. Төбәкләргә аның 59 миллиард 175 миллион сумы күчерелгән. Бу кадәресе узган елның шул чоры белән чагыштырганда ике тапкырга артыграк икән. Тик ул акчаның байтагы банклардан алынган кредитларны, процент ставкаларын һәм башка төрле бурычларны түләүгә китүе генә аяныч.

Камил  СӘГЪДӘТШИН

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International