ЯҢАЛЫКЛАР


27
май, 2013 ел
дүшәмбе

ТР Премьер-министры Илдар Халиков карары белән ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы урынбасары итеп Марат Җаббаров билгеләнде. 

Татарстанда узган тәүлектә 3111,3 тонна сөт җитештерелгән. Гомуми савым күләме буенча Балтач районы  беренчелекне бирми.

Минзәлә районынында өч бертуган Дәүләтовларның җирләре 250 гектардан артып киткән. Бәрәңге белән беррәттән чөгендер, кишер, суган да үстерәләр.

“Терлекчелек буенча гаилә фермалары” программасында катнашу өчен республика фермерларыннан 140 тан артык бизнес-проект кабул ителгән. Әлеге программада җиңүчеләргә  1,5-5 млн сум күләмендә грант каралган.


24
май, 2013 ел
җомга

Бүген ТР Хөкүмәте йортында Президент Рөстәм Миңнеханов рәислегендә видеоконференция режимында узган республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры Илдар Халиков  һәм ТР Премьер-министр урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов катнашты.

2013 нче елның 24 нче майга алынган мәгълүмат буенча республикада чүп үләннәренә каршы 598,5 мең гектар җир эшкәртелгән, планның 31% башкарылган. Чәчүлекләрне тәрбияләү эшләре буенча Буа районы лидер – 31,1 мең гектар (42%), Сарман районы беразга гына калышып – 30,1 мең гектар (36%) мәйдан эшкәрткән.

Чүпрәле муниципаль районы буенча чәчү тәмамланды. Биредә сабан ашлыклары чәчүлекләренә ашлама кертү эшләре тулы куәтенә бара. Район буенча әлеге эш 12200 гектарда башкарылган да инде.


23
май, 2013 ел
пәнҗешәмбе

22 май көнне Әлмәт муниципаль  районында машина белән сыер  саву операторлары арасында бәйге узды. Чарада 17 хуҗалыктан 38 кеше катнашты.

22 май көнне Danone компаниясе Казанда үтүче  XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада уеннарын официаль сөт продукцияләре белән тәэмин  итүче буларак, махсуз ассортиментта  продукция чыгаруны  тантаналы рәвештә башлап җибәрде.

Сабан культараларын чәчү тәмамлаганнан соң аграриялар чәчүлекләрне тәрбияли башлады. Тишелеп чыкканчы һәм тишелгән уҗымнарны тырмалау, сабан бөрлекле культураларын тикшерү, чүп үләннәренә каршы эш башкарырга вакыт җитте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International