2013 нче елның 24 нче майга алынган мәгълүмат буенча республикада чүп үләннәренә каршы 598,5 мең гектар җир эшкәртелгән, планның 31% башкарылган. Чәчүлекләрне тәрбияләү эшләре буенча Буа районы лидер – 31,1 мең гектар (42%), Сарман районы беразга гына калышып – 30,1 мең гектар (36%) мәйдан эшкәрткән.
Шулай ук басуларда зарарлы бөҗәкләргә каршы эшләр алып барыла. Республикада 201,7 мең гектардан артык мәйдан, планның 13% эшкәртелгән. Әлмәт (11,2 мең гектар), Лаеш (7,2 мең гектар) районнары хуҗалыкларында әлеге эшләр яхшы темпта алып барыла.
Республиканың 26 районында чәчүлекләрне төрле авыруларга каршы зарарсызландыралар. Бүгенге көндә планның 5 % үтәлгән, ягъни 62,9 мең гектар мәйданда эшләр башкарылган. Чәчүлекләр тишелеп чыкканчы тырмалау эшләре 384,3 мең гектарда тәмамланган, шытып чыкканнар буенча – 238,6 мең гектар.
Республикада чәчү эшләре 1754,1 мең гетар мәйданда башкарылган (97%). Язгы чәчү эшләрен тулаем республиканың 14 районы тәмамлады.
Район игенчеләре 7,1 мең гектарда бәрәңге утырткан (77%). Бүгенгесе көндә әлеге өлкәдә эшне 12 район тәмамлаган. Бер еллык үләннәрне чәчү эшләре 272,7 мең гектар тәшкил итә. Рапс - 85,8 мең гектарда эшләнгән. Бу планның – 71% тәшкил итә. Кукуруз - 160,0 мең гектар (83%).