Марат Әхмәтов: “Быел уңышның алдагы язмышы чәчелгән культураларны тулысынча дөрес карауга бәйле булачак”.

2013 елның 24 мае, җомга

Республикада язгы чәчү эшләре тәмамланды дияргә була. Культуралар чәчелгән мәйдан 2 млн 900 мең гектар тәшкил итә. Бу узган еллар дәрәҗәсендә. “Быел уңышның алдагы язмышы чәчелгән культураларны тулысынча дөрес карауга бәйле булачак”, -дип белдерә ТР Премьер-министр урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов. Аграр министр бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында Президент Рөстәм Миңнеханов рәислегендә видеоконференция режимында узган республика киңәшмәсендә сөйләде. Киңәшмә ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашында үтте.

Аграр министр бүген туфракта дымны саклауга аерым игътибар бирергә кирәклеген искәртә, чөнки җилле һава торышы торганга, тәүлегенә 6 мм га якын дым югала. Бу гектарыннан 60-80 тонна дигән сүз. “Шул шартларда сабан культуралары шытымнарын тоташтан тырмалау бүген иң кирәкле чара. Әгәр моны вакытында эшләмәсәк, бер атнадан кырлар начар хәлдә булачак”, -ди Марат Әхмәтов.

Аның ассызыклап узуынча, чәчелгән мәйданнарның барысында да шытымнар яхшы. Әмма шул ук вакытта чүп үләннәре бик күп үскән. “Кайбер хуҗалыклар уҗым культураларын чүп үләннәреннән эшкәртү вакытын инде уздырды, шул сәбәпле, анда уңышның бер өлешен югалттык дип исәпләргә була. Шуңа бүген сабан культуралары үскән мәйданнарда чүп үләннәренә карата вакытында чаралар күрү кирәк”, -дип кисәтә министр. Терлекчелеккә килгәндә, әлеге тармак өчен дә хәлиткеч чор җитә – күп дигәндә тагын 10 көннән республикада күпьеллык үләннәрдән терлек азыгы әзерләүгә керешәчәкләр. Бу эшне 500 мең гектардан артык мәйданда башкарасы бар. Азык сыйфаты терлекләрне үрчетү, аларның баш санын һәм продуктивлыгын саклауга тәэсир итүче төп фактор санала. “Эшне гаять оешкан төстә оештырганда да, оптималь вакытка сыешу кыен булачак әле”, -дип министр видеоэлемтә аша киңәшмәдә катнашкан район башлыкларын актив эшчәнлеккә чакырды.

Ә менә сөт җитештерүнең бүгенге торышы кайбер районнарда бөтенләй канәгатьләрнерлек түгел. Алар ТР Президентының көчле тәнкыйтенә эләкте.

ТР Президенты сөт җитештерү төшүнең төп сәбәбен терлекчелек белән тиешенчә шөгыльләнмәүдә күрә. “Мин кисәттем, сөт җитештерү һәр көнне сыерны тиешенчә карауны таләп иткән бизнес. Терлекчелек, сөт җитештерү белән шөгыльләнергә кирәк. Бу мәсьәләгә җитәрлек игътибар бирелгәндә, мондый хәл тумас иде. Сыерларның баш санын, савылган сөт күләмен ясалма рәвештә кәгазьдә күрсәтергә тырышу гына еракка алып бармый. Тулаем авыл хуҗалыгы районнары саналган төбәкләрнең табыш өчен башка чыганаклары юк. Терлекчелек, сөтчелек беренче чиратта тора. Системалы эш кирәк”, -дип белдерде Президент.

Татар-информ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International