Минзәлә районында Дәүләтовлар 180 гектарда бәрәңге утырткан

2013 елның 27 мае, дүшәмбе

Минзәлә районынында өч бертуган Дәүләтовларның җирләре 250 гектардан артып киткән. Бәрәңге белән беррәттән чөгендер, кишер, суган да үстерәләр. Кишер үстерергә ул өч ел элек тотынды, аны чәчү өчен чәчкеч, җыеп алу өчен Даниядән алты миллион сумга махсус комбайн сатып алганнар. Хәзерге вакытта озынлыгы 60, киңлеге 18, биеклеге 8 метрлы махсус кишер склады төзи башлаганнар. Анда суыткыч җиһазы урнаштырачаклар. 2010 елгы корылыктан соң бәрәңге, кишер басуларын сугару өчен 50-50 программасы буенча агрегат алганнар. Быел Күгәш басуын сугару өчен Шилнә фермерлары белән берләшеп буа буганнар. Җыеп кына әйткәндә, вакытында сөрәләр, чәчәләр, утырталар, вакытында уңышын җыеп алалар. Кишерне укудан кайткач фермерның улы Камил чәчкән, ул дәрестән кайткан арада барлыгы 35 гектар кишер чәчәргә өлгергән. Менә бит, булырдайның яшь чагыннан ук күренә, дип тикмәгә генә әйтмиләр. Быел да бу хуҗалык 180 гектарда бәрәңге утыртты. КФХда бәрәңгенең Эмпало, Невский, Ред Скарлетт сортлары игелә.

Хәзер фермер хуҗалыгы бәрәңгенең, кишернең рәт арасын эшкәртүгә әзерләнә. Нәсим Дәүләтов үз эшен, технологиясен тирәнтен өйрәнгән кеше. Ул һәр культураның үзенчәлеген яхшы белә.

“Дәүләтов” КФХсы узган ел яхшы уңыш алган. Бәрәңгене бер гектардан – 180, кишерне гектарыннан 300 центнер. Быел да өметләре зурдан. Җиргә фәнни нигездә тиешле ашламасын керткәннәр, хезмәтләре бушка китмәячәк дигән сүз.

Менә шулай “Дәүләтов” КФХсы булсын дип эшли, районның бюджет учреждениеләрен, ”Чаллы икмәге” кибетләр челтәрен бәрәңге, кишер белән тәэмин итеп тора. Йомгаклап шуны әйтәсем килә: бер гектардан керем алу буенча районда, республикада аңа тиңнәр юк, - дип хәбәр итә “Минзәлә” хәбәрчеләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International