“Терлекчелек буенча гаилә фермалары” программасында катнашу өчен республика фермерларыннан 140 тан артык бизнес-проект кабул ителгән. Әлеге программада җиңүчеләргә 1,5-5 млн сум күләмендә грант каралган. Киләсе атнада һәрбер бизнес-проект билгеләнгән комиссия тарафыннан каралып, җиңүчеләр билгеләнәчәк. Шуннан соң алар үзләренең терлекчелекне үстерүгә багышланган инновацион бизнес-проектларын яклаячаклар.
Татар-информ