Чүпрәле районында сабан ашлыклары чәчүлекләренә ашлама кертү эшләре тулы куәтенә бара

2013 елның 24 мае, җомга

Чүпрәле муниципаль районы буенча чәчү тәмамланды. Әмма басуларда эш тукталып тормый, бер-берсенә бәйләнеп, алып барыла. Бүгенге көндә сабан ашлыклары чәчүлекләренә ашлама кертү эшләре тулы куәтенә бара. Район буенча әлеге эш 12200 гектарда башкарылган да инде. Шул исәптән, әлеге эш “Цильна” җәмгыятендә 2800 гектар, “Ак Барс-Чүпрәле” агрофирмасында 7500 гектар, “Агро-Транспорт” җәмгыятендә 896 гектар мәйданда башкарылган.

Соңгы көннәрдә явып үткән яңгырлар чәчүлекләргә кертелгән ашламаның җиргә сеңеп үзләшүенә дә уңай йогынты ясый. Шуңа да җирнең дымлы булуыннан файдаланып, чәчүлек мәйданнарга ашлама кертү эшен тагын да тизләтү мөһим. Бер үк вакытта чәчүлек мәйданнарга чүп үләннәренә һәм корткыч бөҗәкләргә каршы химикатлар сибү эшләре дәвам итә. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган соңгы мәгълүматларга караганда, район буенча 15200 гектар мәйдандагы чәчүлекләр чүп үләннәренә каршы гербицид белән эшкәртелгән, шул исәптән, бөртеклеләр –5329 гектарда, чөгендер мәйданнары 1770 гектарда, уҗымнар 8212 гектарда эшкәртелгән, - дип хәбәр итә “Туган як” газетасы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International