ЯҢАЛЫКЛАР


29
март, 2013 ел
җомга

2013 елның 30 март көнне “Казан” агропромпаркында чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәсе булачак.


28
март, 2013 ел
пәнҗешәмбе

Иртә өлгерә торган гибридларны Татарстан Республикасы шартларында орлыкка да, силоска да кулланып була.


27
март, 2013 ел
чәршәмбе
Әтнә районының Күлле Киме хуҗалыгында 2012 елның I кварталында 91 сыер һәм тана бозаулаган. Ә быел 22 мартка 152 бозау алганнар. Квартал ахырына кадәр тагын 10 бозау өстәлер дип торалар.
 

2013елның 26 мартында Әтнә районының “Шахтер” һәм СХПК “Таң” базасында район муниципаль башлыклары сөт җитештерүдәге тәҗрибә белән таныштылар. Очрашу ТР Премьер-министр урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов җитәкчелегендә узды.

2013 елның 26 март көнендә терлекчелек буенча ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов җитәкчелегендә азык әзерләү технологияләре һәм югары сыйфатлы сөт җитештерү турында киңәшмә үтте.

Минзәлә районы хуҗалыкларында язгы чәчүгә техника әзерләү бара.

2013 елның 18-24 мартында Татарстан агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты базасындаБөтендөнья сәүдә оешмасыпрограммасы буенча ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләренең яшь белгечләре өчен укулар үтте.


26
март, 2013 ел
сишәмбе

Хуҗалыкларның язгы кыр эшләренә әзерлек дәрәҗәсен үзара тикшерү һәм булган проблемаларны уртага салып сөйләшү максатыннан, сишәмбе көнне Баулы районында авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм белгечләре автобусларга утырып барлык эре хуҗалыкларны йөреп чыктылар.

21-23 нче мартта Санкт-Петербург шәһәренең ОАО "ЛенЭкспо" мәйданында үткән I Бөтендөнья Россия кооперативлары съездында Татарстаннан катнашучыларны, авылда кооператив хәрәкәтен үстерүдә актив катанашкан өчен, мактаулы дипломнар белән бүләкләделәр.


25
март, 2013 ел
дүшәмбе

Быелгы язгы кыр эшләрендә 228 трактор, 13 чәчүлек комплексы, 51 чәчкеч агрегатлары катнашачак. Бүгенге көнгә тракторларның әзерлеге 89 процент, ә чәчүлек комплексларыныкы – 69 процент, дип хәбәр итә Лениногорск районының авыл хуҗалыгы идарәсе.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International