ТР Премьер-министры Илдар Халиков карары белән ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы урынбасары итеп Марат Җаббаров билгеләнде. Моңа кадәр ул Татарстанда иң зур авыл хуҗалыгы предприятиесен – ТР Биектау районының “Бөреле” ЯАҖен җитәкләгән.
Марат Җаббаров 1983 нче елның 29 нчы июлендә туган. Ул Казан дәүләт финанс-икътисад институтын тәмамлап, берничә ел дәвамында ТР Биектау районының “Бөреле” ЯАҖен җитәкләгән. Марат Җаббаров, ТР агросәнәгать комплексы өлкәсендә дә уңышлары өчен, ТР Президентының һәм ТР Хөкүмәтенең Рәхмәт хатларына, күпсанлы дипломнарга һәм Мактау грамоталарына лаек булган.
Белешмә өчен: 2000-2001 - ТР Биектау районының “Бөреле” агрофирмасында программист.
2001-2002 - ТР Биектау районының “Бөреле” ЯАҖендә программист.
2002-2003 - ТР Биектау районының “Бөреле Нәселле терлек заводы” ААҖ генераль директор урынбасары.
2003-2006 - ТР Биектау районының “Бөреле Нәселле терлек заводы” ААҖ генераль директоры.
2006 - ТР Биектау районының “Бөреле” ЯАҖ генераль директоры.