Кичә Хөкүмәт йортында узган киңәшмә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов авыл хезмәтчәннәрен төшенкелеккә бирелмәскә чакырды. Татарстан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә начар һава шартлары йогынтысын киметү өчен көчләрне һәм ресурсларны берләштерү зарур.
2013 нче елның 26 июнендә Кукмара районының Вахитова авылының Мәдәният йортында авыл хуҗалыгы үсеше мәсьәләләренә багышланган республикакүләм семинар-киңәшмә үтәчәк. Чарада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнаша.
Татарстанда 220,8 мең т печән һәм 430,5 мең т сенаж әзерләнгән. Печән әзерләү эшендә Арча районы игенчеләре алда бара, алар 12,2 мең т печән туплаган, Буа районында - 10,2 мең т, Кукмара - 8,7 мең т, Апас - 8,6 мең т һ.б.
2013 елның 20 июненә алынган мәгълүмат буенча республикада чүп үләннәренә каршы 1667,2 мең гектар җир эшкәртелгән, планның 86 процентын тәшкил итә. Чәчүлекләрне тәрбияләү эшләре буенча Сарман районы лидер – 79,6 мең гектар (96%), Буа районында да эшләрнең кызган чагы. Биредә – 71,7 мең гектар (98%) мәйдан эшкәрткән.
Тукай районында терлек азыгын әзерләү эшләре тулы көченә бара. Бүген көндә районда җәмгысы 1800 тонна печән, 4100 тонна сенаж әзерләнгән. Күрсәткечләре һәм эшнең оештырылуы буенча “Вилданов” крестьян-фермер хуҗалыгы, “Камский” җитештерү кооперативы һәм “Ярыш”, “Гигант” хуҗалыклары алдынгылар рәтендә.
Агымдагы елның 19 июненә бирелгән оператив мәгълүматлар буенча Татарстанда 159538 т печән әзерләнгән. Республика кырларында әлеге эш кызу темпта бара.
Кичә ТР Премьер министр урынбасары, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Минзәлә районында булды. Ул вертолетта район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Салахов белән район басуларын карап йөрде, аннары “Заиковский” ҖЧҖ хуҗалыгының күпьеллык үлән басуында агрофирма, хуҗалык җитәкчеләре, агросәнәгатькә хезмәт күрсәтүче оешма җитәкчеләре, фермерлар, белгечләр белән киңәшмә үткәрде.
Нурлат районының “Сөләйманов Ә.И” хуҗалыгында быел бәрәңге 281 гектарда игелә.
Татарстанда узган тәүлектә 3282,9 тонна сөт җитештерелгән. Гомуми савым күләме буенча Балтач районы беренчелекне бирми. Биредә тәүлегенә 176,9 тонна сөт савылган.
Агымдагы елның 18 июненә бирелгән оператив мәгълүматлар буенча Татарстанда 131911 т печән әзерләнгән.