Татарстанда узган тәүлектә 3282,9 тонна сөт җитештерелгән. Гомуми савым күләме буенча Балтач районы беренчелекне бирми. Биредә тәүлегенә 176,9 тонна сөт савылган. Шулай ук Арча районында – 164,1 тонна, Актанышта – 152,5 тонна.
2013 елның 18 июненә алынган оператив мәгълүматлар буенча, терлекчеләр бер сыердан тәүлегенә уртача 13,9 кг сөт алалар. Беренче урында баручы Әтнә районында савым бер сыерга 19,6 кг туры килә. Кайбыч районында уртача савым 18,9 кг тәшкил итә, Балтачта – 18,5 кг.