Нурлат районында бәрәңгене су сибеп үстерәләр

2013 елның 19 июне, чәршәмбе

Нурлат районының “Сөләйманов Ә.И” хуҗалыгында быел бәрәңге 281 гектарда игелә.

Соңгы елларда күзәтелгән коры җәйләр сугарулы системаның бик кирәкле нәрсә икәнлеген раслый тора. Сүз  бәрәңге кебек культура турында барганда бигрәк тә. Нурлат районының “Сөләйманов”лар исә менә берничә ел дәвамында әлеге системадан бик уңышлы файдаланалар. Шул көннәрдә янә Пушкино янындагы басуда өч  су сибү җайланмасы эшләтеп җибәрелде.  Кичәге көнгә 120  гектарда су сибәргә өлгергәннәр инде.  Якын көннәрдә исә бу эшне тагы да дәвам иттерәчәкләр, дип хәбәр итә “Дуслык” газетасы хәбәрчеләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International