Тукай районында күпьеллык үлән уңышы мул булып үскән

2013 елның 20 июне, пәнҗешәмбе

Тукай районында терлек азыгын әзерләү эшләре тулы көченә бара. Бүген көндә районда җәмгысы 1800 тонна печән, 4100 тонна сенаж әзерләнгән. Күрсәткечләре һәм эшнең оештырылуы буенча “Вилданов” крестьян-фермер хуҗалыгы, “Камский” җитештерү кооперативы һәм “Ярыш”, “Гигант” хуҗалыклары алдынгылар рәтендә.

Хуҗалык җитәкчесе Риф Хәниф улы Имамов: “Без 450 тонна печән, 2500 тонна сенаж әзерләдек инде. Иң яхшы елларда бер терлек башына бер тонна исәбеннән печән хәстәрли идек. Быел, җәй коры килсә дә, шул бер тонна исәбеннән терлек азыгын әзерләүне саклап калырга ниятлибез. Узган елдан калган запас – 400 тонна печәнебез, саламыбыз бар әле. Мал ашамыйча тора алмый бит. Тырышырга кирәк. Аннан кала халыкның терлек азыгына, печәнгә булган ихтыяҗын да канәгатьләндерү мөһим.

Күпьеллык үлән шуның кадәр уңган – комбайн 300 метр саен бер “КамАЗ” тутырып яшел масса җибәреп тора. Биредәге басуда яшел үләннең биологик уңышы гектарына 380 центнер яшел масса тәшкил итә, дип  хәбәр итә район хәбәрчеләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International