ТР Премьер министр урынбасары, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Минзәлә районында булды

2013 елның 19 июне, чәршәмбе

Кичә ТР Премьер министр урынбасары, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Минзәлә районында булды. Ул вертолетта район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Салахов белән район басуларын карап йөрде, аннары “Заиковский” ҖЧҖ хуҗалыгының күпьеллык үлән басуында агрофирма, хуҗалык җитәкчеләре, агросәнәгатькә хезмәт күрсәтүче оешма җитәкчеләре, фермерлар, белгечләр белән киңәшмә үткәрде.

– Сезнең районга аяк баскач күңелгә бераз җылы керде, – дип башлады үз сүзен министр. Соңгы дүрт атна эчендә республикада яңгырлар яумады. Безнең республика югары атмосфера басымы астында, яңгыр болытлары әйләнеп уза, явым-төшем үтеп керә алмый. Корылыклы шартларда үсемлекләрне карбамид белән тукландырырга кирәк. Шулай эшләгәндә корылык шартларында да һәр гектардан уңышны өч центнерга кадәр арттырырга була, бу республика буенча ярты миллион тонна ашлык дигән сүз. Сезнең районда яшел урак оешкан төстә бара, кайбер күпьеллык үлән басулары картайган, аларны яңартырга кирәк, – диде ул. Терлек азыгы әзерләү буенча аграрийларга җитештерүчәнлекне арттырып, сөт һәм итнең үзкыйммәтен киметү максатында 1,5 еллык терлек азыгы запасын хәзерләргә кирәклеген билгеләп үтте. Ул шулай ук сөт җитештерү һәм сату турында да сүз кузгатты. Быел сөткә ихтыяҗ берникадәр артачак, чөнки Белоруссиядән Россиягә сөт керү бераз кимегән. Авыл хуҗалыгы техникасын яңарту буенча махсус 60-40 исәбеннән программа кабул ителде, әлеге программа буенча яңа техника алып булачак. Район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Салахов: «Төп көтүгә таналар кертү буенча эш алып барабыз, моның өчен әзер фермалар бар, артта калмыйча, нәтиҗәле эшләргә омтылабыз”, диде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International