ЯҢАЛЫКЛАР


28
июнь, 2013 ел
җомга

Нурлат муниципаль районы игенчеләре  уҗым культураларын урып-җыюга инде 10–15 июльдә үк төшәргә планлаштыралар.

Бүгенгесе көндә Татарстанда бер баш терлеккә шартлыча 6,2 центнер терлек азыгы әзерләнгән. Республика буенча 377,8 мең т азык туры килә.


27
июнь, 2013 ел
пәнҗешәмбе

Россиянең шикәр җитештерүчеләре берлеге «2012 нче елда Россиянең чөгендер игүче иң яхшы хуҗалыгы» дигән конкурс игълан иткән иде. Аңа нәтиҗәләр ясалып, 18-20 нче июнь көннәрендә Орел шәһәрендә җиңүчеләрне билгеләгәннәр.

Бүгенге көндә район буенча хуҗалыкларда 3 мең 546 тонна печән, 9 мең 500 тонна сенаж әзерләнгән.


26
июнь, 2013 ел
чәршәмбе

Бүген Кукмар районында республикакүләм семинар-киңәшмә ачылды. Аның кысаларында Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының ТР агросәнәгать эшчәнлегенең икенче яртыеллыгы йомгакларына һәм 2013 нче елның уңышын оешкан төстә башкарып чыгу бурычларына багышланган утырышы үтте.


25
июнь, 2013 ел
сишәмбе

Әлки районында яфрак азык хәзерләү 12 июльгә кадәр дәвам итәр дип планлаштырыла.

Республика авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең фидакарь хезмәтен һәм тормышын яктырткан иң яхшы әсәргә Беренче әдәби конкурс дәвам итә. Оештыручылар – ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм ТР Язучылар берлеге.

Лаеш районының Травкино авылында Светлана Кириченко крестьян-фермер хуҗалыгы дөя үрчетү эше белән шөгыльләнә башлаган. Бүгенгесе көндә биредә 35 дөя яши.


24
июнь, 2013 ел
дүшәмбе

Агымдагы елның 24 июненә бирелгән оператив мәгълүматлар буенча Татарстанда 289034 т печән әзерләнгән.

Теләче районының “Нирус” ширкәте шушы чорда яхшы сыйфат белән 100 тонна печән, 570 тонна сенаж, 4 мең данә миллек әзерләргә өлгергәннәр. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International