2013 елның 20 июненә алынган мәгълүмат буенча республикада чүп үләннәренә каршы 1667,2 мең гектар җир эшкәртелгән, планның 86 процентын тәшкил итә. Чәчүлекләрне тәрбияләү эшләре буенча Сарман районы лидер – 79,6 мең гектар (96%), Буа районында да эшләрнең кызган чагы. Биредә – 71,7 мең гектар (98%) мәйдан эшкәрткән.
Республика кырларында шулай ук зарарлы бөҗәкләргә каршы эшләр дә алып барыла. Республикада 491,8 мең гектар мәйдан, планның 32 проценты эшкәртелгән.
Республиканың чәчүлекләрне төрле авыруларга каршы зарарсызландыралару дәвам итә. Бүгенге көндә планның 21 % үтәлгән, ягъни 249,2 мең гектар мәйданда эшләр башкарылган.