Татарстан Президенты авыл хезмәтчәннәрен төшенкелеккә бирелмәскә чакырды

2013 елның 24 июне, дүшәмбе

Кичә Хөкүмәт йортында узган киңәшмә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов авыл хезмәтчәннәрен төшенкелеккә бирелмәскә чакырды. Татарстан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә начар һава шартлары йогынтысын киметү өчен көчләрне һәм ресурсларны берләштерү зарур.

ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов докладында: “Республика кырларында вәзгыять киеренке тора. Соңгы атнада яңгырлар яумады диярлек. ТР Гидрометеоүзәге 12 районда корылык икәнлеген белдерә”, - дип ассызыклады. ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры сүзләренә караганда, әгәр якындагы берничә көндә һава торышы үзгәрмәсә, Арча, Лаеш зонасы – тагын 10 район туфрагында да дым бетә.

“Корылык факты расланган районнарда тиешле комиссияләр муниципаль район буенча гадәттән тыш хәл режимы хакында белдерергә тиеш. Әмма бу чаралар кырлардагы вәзгыятьне хәл итмәячәк – бу халыкны берләштерү өчен эшләнә”, - дип билгеләп үтте Марат Әхмәтов.

Министр чыгышында терлек азыгы әзерләүгә игътибарны юнәлтте һәм авыл хезмәтчәннәрен активрак булырга чакырды.

“Барлык мөмкинлекләрдән файдаланып калу зарур, терлек азыгы әзерләү эшендә кешеләрне һәр ресурсларны берләштерергә кирәк”, - дип шәрехләде Рөстәм Миңнеханов.

“Чәчүлекләр яхшы һәм барлык агротехник чаралар башкарылган иде. Зур чыгымнар, зур хезмәт, әмма нәтиҗә юк”, - дип билгеләп үтте ул.

“Әмма төшенкелеккә бирелмәскә кирәк. Авыл хуҗалыгы производствосының үзенчәлекләре шундый. Могҗиза булмаячак! - диде Татарстан Президенты һәм тагын бер тапкыр авыл хезмәтчәннәрен актив булырга чакырды.

Татар-информ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International