ЯҢАЛЫКЛАР


18
июнь, 2013 ел
сишәмбе

2010 нчы елда тенденцияләр үзгәргән, алар нигезендә җәйге сезонның һава торышын фаразлап булган.


17
июнь, 2013 ел
дүшәмбе

Татарстан кырларында катлаулы хәл: туфракта дым җитми, дип хәбәр итте республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов.

Теләче муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов тарафыннан күпьеллык үләннәрнең беренче катын чабып алуны 1 июльгә төгәлләү бурычы куелды. 


14
июнь, 2013 ел
җомга

Агымдагы елның 14 июненә бирелгән оператив мәгълүматлар буенча Татарстанда 54069 т печән әзерләнгән. Республика кырларында әлеге эшләр кызу темпта бара.

Татарстанда узган тәүлектә 3262,3 тонна сөт җитештерелгән. Гомуми савым күләме буенча Балтач районы  беренчелекне бирми. Биредә тәүлегенә 174,9 тонна сөт савылган. Шулай ук Арча районында – 163,1 тонна, Актанышта – 151,0 тонна.

Район буенча җәмгысе 6 455 тонна күпьеллык үлән һәм 350 тонна печән чабарга кирәк.


13
июнь, 2013 ел
пәнҗешәмбе

Әлки районында яшел масса һәр гектардан уртача 6 тонна чыга.

“Татптицепром” Универсиада тамашачыларына Татарстан кошчылыгы продукциясен тулы ассортиментта: кош итен, тавык, тәвә кошы һәм бүдәнә йомыркаларын - тәкъдим итәчәк.

2013 елның 13 июненә алынган мәгълүмат буенча республика кырларында зарарлы бөҗәкләргә каршы 388,0 мең гектар  мәйданда җир  (25%) эшкәртелгән.


11
июнь, 2013 ел
сишәмбе

Республика авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең фидакарь хезмәтен һәм тормышын яктырткан иң яхшы әсәргә Беренче әдәби конкурс дәвам итә. Оештыручылар – ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм ТР Язучылар берлеге.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International