Агымдагы елның 19 июненә бирелгән оператив мәгълүматлар буенча Татарстанда 159538 т печән әзерләнгән. Республика кырларында әлеге эш кызу темпта бара. Арча районында – 9500 т, Буада - 8861 т, Апаста – 7010 т, Азнакай һәм Актаныш районнарында - 5700 т.
Кышка сенаж әзерләү эше дә дәвам итә. Әлеге терлек азыгы республика буенча 315709 т әзерләнгән. Беречеләр рәтендә - Буа районы. Алар 28418 т сенаж әзерләгән. Әлки районында - 28181 т, Кайбычлар – 19500 т әзерләнгән.