2013 нче елның 26 июнендә Кукмара районының Вахитова авылының Мәдәният йортында авыл хуҗалыгы үсеше мәсьәләләренә багышланган республикакүләм семинар-киңәшмә үтәчәк. Чарада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнаша.
ТР Премьер-министр урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов төп докладында авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең I яртыеллык эшчәнлегенең йомгаклары белән таныштырачак. Шулай ук 2013 нче елның уңышын оешка төстә башкарып чыгу өчен бурычлар билгеләячәк.
Чараның практик өлешендә катнашучылар Роберт Димитриев гаилә фермасында булачак. Шулай ук алар игенчелек, терлекчелек, механизация, авыл хуҗалыгы тармагының икътисадый эшчәнлегенә багышланган күргәзмәләр белән таныша алачак.