ЯҢАЛЫКЛАР


13
июль, 2013 ел
шимбә

Бүген “Казан” халыкара атлы спорт комплексында, Казан Сабан туен бәйрәм итү кысаларында, традицион атлы спорт бәйрәме уздырылды. Әлеге чарада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР вице-премьеры – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Казан мэры Илсур Метшин шулай ук FISU президенты Клод-Луи Гальен  һәм Универсиада кысаларында килгән күп санлы кунаклар да бар иде.


12
июль, 2013 ел
җомга

Киләсе атна республикада бөртеклеләр уңышын массакүләм җыюга керешү атнасы булырга тиеш. Бүген республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары-авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов шулай дип белдерде. Видеоконференция режимында оештырылган киңәшмә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узды.

Кичә ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Нурлат муниципаль районында  булды. Ул  Нурлат муниципаль  районы башлыгы Наил Шарапов озатуында район кырларын карап чыкты.

Кичә Түбән Кама районында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары Нәҗиб Хаҗипов җитәкчелегендә  2013 елда  комбайннарның уракка әзерлеге тикшерелде.


11
июль, 2013 ел
пәнҗешәмбе

Татарстанда сөт тулаем антибиотикларсыз булачак дип өметләндерә галим А.М.Савёлов-Дерябин.

Бүген  Игенчеләр сараенда ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов җитәкчелегендә дуңгызларда була торган Африка чумасын ТР территориясенә кертмәү буенча республика штабы утырышы узды.

Нурлат муниципаль районында составында ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Хезмәтне саклау бүлеге начальнигы Рәшит Шакиров, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ислам Сафиуллин, идарә, Гостехнадзор, “Росельхозцентр”ның Нурлат бүлекләре, 125нче янгын часте белгечләреннән торган махсус комиссия районның барлык хуҗалыкларында да булып комбайннарның уракка әзерлегенә бәя бирде.


10
июль, 2013 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың Кайбыч, Апас һәм Кама Тамагы районнары кырларын карады. Татарстан Президентын ТР Премьер-министры урынбасары - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм район башлыклары озатып йөрде.

Райондагы комбайннарның өчтән бере – “Дон”нар, шулкадәр үк “Нива”. Басуларда унҗиде чит ил комбайны – “Кейс”лар, “Нью-Холланд”лар, “Тукано”лар эшләячәк.

Тәтеш муниципаль районында бөртеклеләрнең яңа уңышын җыеп алу буенча хәзерлек мәсьәләләренә багышланган семинар-киңәшмә булып узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International