Бүген “Казан” халыкара атлы спорт комплексында, Казан Сабан туен бәйрәм итү кысаларында, традицион атлы спорт бәйрәме уздырылды. Әлеге чарада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР вице-премьеры – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Казан мэры Илсур Метшин шулай ук FISU президенты Клод-Луи Гальен һәм Универсиада кысаларында килгән күп санлы кунаклар да бар иде.
Ат чабышлары 7 заезддан булып, гомуми приз фонды 7,6 млн. сум тәшкил итте.Беренче чабышта 1,6 мең метр дистанциядә “Татнефтепродукт” ААҖнеке булган һәм И.Бакунин идарәсендәге Монте-Карло кушаматлы туры айгыр җиңүгә иреште. Казан мэрына 2 мең метрлы икенче заездда ТР буенча ЭЭМның “Динамо” спорт клубына караган һәм М.Мамуров идарәсендәге Дочь Кавказа кушаматлы туры бия беренче килде. Сабан туе призына 1,6 мең метрлы өченче заезд “Татнефть” ААҖнең Такфулчейз кушаматлы туры айгыры һәм аның җайдагы М.Нәфыйков өчен уңышлы булды.
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призына 1,8 мең метр арага заезд ТР буенча ЭЭМның “Динамо” спорт клубының жокей М.Козлов идарәсендәге Диаболикал кушаматлы туры айгырга җиңү китерде. “Мисс Татарстана” Кубогын 2,4 мең метрны беренче узып, Биг Стоун Бридж кушаматлы туры бия яулады. “Актай” Казан атлы спорт комплексына караган әлеге ат белән М.Каппушев идарә итте.
Татарстан Республикасы Кубогына ат чабышында дистанция 2,4 мең метр булып, ул Чечен Республикасы Президенты Рамзан Кадыйров ат абзарыннан китерелгән айгыр җиңүе белән тәмамланды. Шушы чабышта 16 ат тизлектә көч сынашты, аларның да 4се – Чечня башлыгыныкы. Шул рәвешле, дистанция туры айгыр Джокер өчен ул иң уңышлысы булды, жокей – Х.Улубаев.
Ә Универсиада-2013 Кубогына игълан ителгән 1,8 мең метрлы дистанциядә беренче булып Лемон Шайнинг Мун кушаматлы туры айгыр беренче булды, хуҗасы – “Актай” комплексы, жокее – М.Каппушев. Җиңүче белән призерларга бүләкләрне FISU президенты Клод-Луи Гальен тапшырды.