ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Нурлат муниципаль районында булды

2013 елның 12 июле, җомга

Кичә ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Нурлат муниципаль районында  булды. Ул  Нурлат муниципаль  районы башлыгы Наил Шарапов озатуында район кырларын карап чыкты. Соңыннан  “Сөләйманов Ә.И.” хуҗалыгы басуында авыл хуҗалыгы тармагы белгечләре, авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты. Марат Әхмәтов Нурлатта уңышны елына күрә яхшы булачак, дип билгеләп үтте. “Игенчелек культурасын белеп эш иткәнгә, районда уңыш башкаларга караганда күпкә яхшырак булырга охшаган”, – диде министр. Шунда ук республика җитәкчелегенең аграр тармактагы сәясәте, бу уңайдан яңа программалар турында сөйләде. “Якын араларга төп максатыбыз дым дефициты шартларында югары уңыш алу юлларын әзләү”, – дип авыл хуҗалыгы өлкәсендәге якын араларга куелган бурычларны да җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International