Киләсе атна республикада бөртеклеләр уңышын массакүләм җыюга керешү атнасы булырга тиеш. Бүген республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары-авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов шулай дип белдерде. Видеоконференция режимында оештырылган киңәшмә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узды.
Марат Әхмәтов сүзләренә караганда, соңгы араларда явып узган яңгырлар инде бөртекле культураларның хәлен яхшырта алмый. Ә менә азык культураларында уңай чагылыш табасына өмет бар.
Һава торышының беркадәр яхшыруы күпьеллык үләннәр белән кукурузның хәлен дә беркадәр төзәткән. “Шулай да әле бу товар җитештерүчеләргә тынычлау өчен сәбәп түгел. Терлек азыгы әзерләүдә динамика сакланырга тиеш”, -дип ассызыклады аграр министр.
Бүгенгә, республикада 520 мең тонна печән, 1,5 млн тонна сенаж әзерләнгән. Бер баш шартлы терлеккә 11 центнердан азрак азык берәмлеге туры килә. Узганнан калган азык запасларын да исәпкә алганда, ул 17 центнер тәшкил итә. Бу - кышлау өчен кирәк булган терлек азыгының яртысыннан артыгы әзерләнгән дигән сүз. Кайдадыр еллык запас тупланган дияргә мөмкин, ә кайбер районнарда әле терлек азыгы ике айга җитәрлек тә әзерләнмәгән. Терлек азыгы белән тәэмин ителеш буенча яхшы күрсәткечләрне Балтач, Түбән Кама, Буа, Биектау, Тукай, Ютазы, Кайбыч районнары бирә. Алар вазгыятьне аңлап, терлек азыгын республикадан читтә дә әзерли. Балтач, Кукмара районнары- Киров өлкәсендә, Әтнә, Теләче, Саба районнары- Марий Элда, Кайбыч районы Чувашстанда терлек азыгы әзерли.
Марат Әхмәтов сүзләренә караганда, соңгы атнада республикада терлек азыгы әзерләү күләме тәүлек саен 0,25 центнер азык берәмлегенә арта бара. Шушы чорда Менделеев районы аеруча аерылып торган. Анда бу күрсәткеч 2,8 центнер. Ә менә Сарман районының күрсәткечләре түбән – артым 0,4 центнер гына. Әлмәт, Спас, Чирмешән районнарында да түбән темплар саклана. Авыл хуҗалыгы предприятиеләренең бүген бурычы, аграр министр искәрткәнчә, кышлатуның 3-5 көненә исәпләп көн саен терлек азыгы әзерләү.
Коры, эссе һава бөртекнең иртә өлгерүенә китергән. Уракка беренче булып Зәй районы керешкән. Башка районнарда да инде кырлар уракка әзер. “Киләсе атна республикада бөртеклеләр уңышын массакүләм җыюга керешү атнасы булырга тиеш”, -ди Марат Әхмәтов. Ул җәйнең икенче яртысы яңгырлы булу ихтималын искәртеп, уракны сыйфатлы башкару кирәклеген ассызыклады.
Министр һәр авыл хуҗалыгы предприятиесендә урып-җыюга тиешле әзерлек булдырырга кирәклегенә дә басым ясады. Аның сүзләренә караганда, бүген районнарда комиссияләр урып-җыю комплексларының әзерлеген тикшерүне тәмамлап килә. Әзерлек исә төрле хуҗалыкта төрлечә. Бүгенгә урып-җыю техникасының әзерлеге буенча Арча, Югары Ослан, Яшел Үзән, Яңа Чишмә, Чирмешән районнары һәм кайбер инвесторларга караган хуҗалыкларда (“Востокзернопродукты”) хәл канәгатьләнерлек түгел. Министр әлеге проблемалы районнар җитәкчеләрен һәм инвесторларны вазгыятькә контрольне көчәйтергә чакырды.
Марат Әхмәтов быел кыен хәлдән уҗым культуралары коткарачак, дигән фикердә. Алар корылыкны җиңелрәк кичергән. Ул уҗым культуралары мәйданнарының республикада 700 мең гектарга кадәр киңәйтеләчәген тагын бер кат искә төшерде. “Ләкин моны кайда телим, шунда чәчәм дип аңларга кирәкми. Таләпләрне сакларга, туфракны актив әзерләргә кирәк. Әлегә әзер мәйданнар җитми”, - ди ул.
Терлекчелеккә килгәндә, узган ярты елда Татарстанда терлекчелек һәм кошчылык продукциясен җитештерү һәм реализацияләүдә уңай динамика саклана. Узган ярты елда 210 мең тонна ит җитештерелгән (2012 елга караганда үсеш -10 процент). Әмма шул ук вакытта терлекләрнең баш саны беркадәр кимегән.
Сөт җитештерү буенча авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә узган ел күрсәткеченнән 5 процентка артта калу бар. “Бу хәлне начарайтырга мөмкин, бигрәк тә сөт өчен федераль үзәктән дотацияләр алуда”, - ди министр. Аның сүзләренә караганда, яхшы күрсәткечләре блеән аерылып торган районнарда да соңгы вакытта күрсәткечләр кими башлаган. Узган елның шул чорына караганда Норлат, Арча, Зәй, Теләче, Актаныш, Чистай, Аксубай, Биектау, Кумара һәм Түбән Кама районнарының күрәткечләрне киметүе борчый, ди министр. Ул алга таба күрсәткечләр төшүне булдырмас өчен, район башлыкларын максималь чаралар күрергә чакырды.
Марат Әхмәтов хуҗалыклары сөтчелек буенча түбән күрсәткечләр биргән инвесторларга аерым мөрәҗәгать итте. “Күрсәткечләр төшүне һава шартларына гына сылтап калдыру сезнең тарафтан объектив аңлату булмас иде. Инвесторларның эре комплексларында асралучы савым терлеге көйсез һава шартлары йогынтысына азрак бирешә”,-дип ассызыклады ул. Министр хәлне яхшырту өчен, җитәкчеләрне вакыт табып фермаларда, производствода ешрак булырга чакырды. Моны “Ак Барс” холдинг”, “Кулон”, “Алтын Саба” кебек инвесторлар үзләренең уңышлы мисаллары белән күрсәтә.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең йомгаклау чыгышында районнарда игенчелек тармагында хәлнең катлаулы булуын искәртте. “Күңел төшенкелегенә бирелеп яшәргә кирәми. Яңа юллар, алымнар эзләргә кирәк. Иң мөһиме, шәхси хуҗалыкларны онытырга ярамый”, -ди ул. Президент хуҗалыкларны терлек азыгы әзерләү мөмкинлекләреннән актив файдаланып калырга чакырды. Шул ук вакытта урып-җыюны югалтуларсыз башкарырга кирәклекне ассызыклады.
Рөстәм Миңнеханов бу атнада РФ Хөкүмәте рәисе Дмитрий Медведев уздырган селектор киңәшмәсендә катнашуын, корылыктан зыян күргән республикага ярдәм чаралары күрсәтүне сорап мөрәҗәгать итүен җиткерде. Аның белдерүенчә, әле ярдәм күләме турында сөйләргә иртәрәк. Аның белдерүенчә, бүген һәр хуҗалык белән терлек азыгы әзерләү буенча эшләргә, дым кытлыгы шартларында эшләргә өйрәнергә кирәк.
“Без бөртеклеләрне җыеп алу өчен генә чәчмибез. Ипи пешерү өчен ашлыкның булуы да кирәк. Бүген халык өчен иң мөһиме -ипи пешерү өчен ресурс булуы”, -ди Президент. Ул аграр министрлыкка ашлыкның төбәк фондын формалаштыру эшен тәэмин итәргә кушты.
Татар-информ