Тәтеш муниципаль районында бөртеклеләрнең яңа уңышын җыеп алу буенча хәзерлек мәсьәләләренә багышланган семинар-киңәшмә булып узды. Чара “Содружество” ҖЧҖендә оештырылды. Анда бөртек җыючы комбайннарның әзерлеге, ашлык кабул итүгә әзерлек, көзге кыр эшләре комплексын оештыру мәсьәләләре каралды. Семинарга авыл җирлекләре башлыклары, авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләре, баш инженерлар, баш агрономнар, баш икътисадчылар чакырылган иде.
Чараны муниципаль район башлыгы Валерия Чершинцев ачып җибәрде. Ул районда көзге кыр эшләренә булган әзерлекнең югары дәрәҗәдә булуын билгеләп узды һәм биредә җыелганнар алдында ашлыкны югалтуларсыз кыска вакыт аралыгында җыеп алу бурычын куйды, дип хәбәр итә ТР муниципаль берәмлекләре порталы.