Урып-җыю чорында хезмәткәрләрнең, механизаторларның сәламәтлекләрен һәм тормышларын кайгыртып, бәхетсезлек очракларын кисәтү һәм булдырмау максатында агымдагы елның 15 июленнән районда “Производство эшләрендә куркынычсызлык һәм хезмәтне саклау таләпләренең үтәлүе турында” айлык игълан ителде. Шуңа күрә дә районда быелгы уракны хәвеф-хәтәрсез үткәрү буенча авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе каршында махсус комиссия төзелде. 17 июль –“Бөтендөнья хезмәтне саклау көне” буларак игълан ителде.
Умарта кортларын кышкылыкка әзерләүне җәйдән үк башлау зарур. Татарстан Республикасының табигать шартларында июль аеның беренче көннәрендә чыккан кортлар кышкылыкка кадәр яши алмый. Бөтенесе дә диярлек үлә. Август һәм сентябрь аралыгында чыкканныры кышны җиңел кичерергә сәләтле. Нәкъ тә менә шушы вакытта кортларга аеруча игътибар бүлеп бирергә кирәк.
Кичә Тәтеш муниципаль районында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының игенчелек буенча урынбасары Илдус Габдрахманов урып-җыю эшенең барышы белән танышты.
Әгерҗе районында “Тирса-транс” филиалында узган комбайннар парадында игенчеләр алдына: “Быелгы урып-җыю гаять катлаулы шартларда узачак. Шуңа карамастан, ашлыкның бөртеге дә югалырга тиеш түгел!” дигән бурыч куелды.
16 июльгә алынган оператив мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы 15957 гектар мәйданда бөртекле һәм кузаклы культуралар чабылган.
Әлки муниципаль районында үткән яртыеллыкта шәхси сектордан 2845 тонна сөт хәзерләнгән. Бу узган ел күрсәткечләреннән 365 тоннага күбрәк.
Бүген район хуҗалыкларында һәм мехникалаштырылган отряд белән берлектә 115 комбайн исәпләнә. Алар барысы да диярлек яңартылган. Шуларның 85 енә җаваплы оешма тарафыннан рөхсәт талоны бирелгән. Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә 50 мең гектар мәйданнан бөртекле культура – бодай, арыш, арпа, солы җыеп аласы бар.
Республиканың 17 районы бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культураларны уру эшенә тотынды.
Татарстанда явым-төшемнәр дефициты туфрактагы дым запасының кимүенә китергән. Нәтиҗәдә, коры җил исә һәм туфракта - корылык.
Спас районында комбайннар уракка төшәргә әзер.