Кичә Түбән Кама районында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары Нәҗиб Хаҗипов җитәкчелегендә 2013 елда комбайннарның уракка әзерлеге тикшерелде.
Түбән Кама районы белән бер рәттән әлеге комиссия Актаныш һәм Минзәлә районнарында да булырга өлгерде. Җитәкчеләр әлеге районнарның техника әзерлеге белән кәнагать калды. Шулай ук Түбән Кама районы да сынатмады.
Биредә 56 комбайн һәм башка төр техника әзерлек сызыгында. Комиссия хезмәтне саклау кагыйдәләренең үтәлешен тикшерде, механизаторлар белән тәэмин ителешкә игътибар бирде.
Очрашу барышында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары Нәҗиб Хаҗипов көн үзәгендә торган төп мәсьәләгә игътибарны юнәлдерде. Ә бүгенгесе көндә төп максатның берсе булып – сыйфатлы итеп һәм югалтуларсыз уңышны җыеп алу тора, - дип хәбәр итә район хәбәрчеләре.