Африка чумасыннан саклануның бердәнбер юлы - профилактика чараларын үзвакытында күрү

2013 елның 11 июле, пәнҗешәмбе

Бүген  Игенчеләр сараенда ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов җитәкчелегендә дуңгызларда була торган Африка чумасын ТР территориясенә кертмәү буенча республика штабы утырышы узды.

Чарада ТР Министрлар Кабинетының Ветеринария баш идарәсе башлыгы Булат Камалов, Ветеринар һәм фитосанитар күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Нурислам Хәбипов, Токсикология, радиация һәм биология куркынычсызлыгы федераль үзәге директоры Аркадий Иванов һ.б. составында республика штабы вәкилләре катнашты.

Көн үзәгенә ике мөһим мәсьәлә чыгарылган: Татарстанда республика территориясенә дуңгызларда була торган африка чумасын кертмәү буенча махсус ведомствоара комиссия булдыру һәм “2014-2016 нче елларга ТР территориясенә дуңгызларда була торган Африка чумасын кертү һәм таралуны туктату” төбәк программасы проектын карау.

Марат Әхмәтов бигеләвенчә, Россиядә быел 12 төбәктә дуңгызларда була торган Африка чумасының 71 очрагы теркәлгән. Гомумән, Татарстанда хәл яхшы, ләкин әуңа да  карамастан, терлекләрне куркыныч авырудан саклау буенча нәтиҗәле чаралар күрергә һәм ТРда Африка чумасын туктату буенча ведомствоара комиссия составын киңәйтергә кирәк.

Төбәк программасына килгәндә, республика бюджетында, җыеп алынган инфекцияле терлекләр һәм терлекчелек продуктлары бәясен түләү өчен, аерым фонд булдырырга кирәк. Шулай ук фонд акчалары 5 мең баштан артык терлек булган дуңгызчылык хуҗалыкларына ярдәм итә ала.

Дуңгызчылык хуҗалыкларында, шәхси хуҗалыкларда һәм крестьян-фермер хуҗалыкларында Африка чумасы буенча мониторинглауны тәэмин итү, республиканың ветеринария һәм лаборатория белгечләре квалификациләрен күтәрү шулай ук мөһим юнәлешләр булып тора.

Тулырак мәгълүмат белән биредә таныша аласыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International