Чирмешән районының кайбер хуҗалыклары уракка төшәргә әзер

2013 елның 10 июле, чәршәмбе

“Кади”да комбайннарны бер ай чамасы ремонтлап, әзерлек сызыгына куйганнар. Бүген аларны кабызып та, кырга чыгарып та күрсәттеләр.

“Кади”да комбайннар ремонтына бер миллион сум чамасы бәягә запас частьләр алганнар. Иң мөһиме – җиде комбайнның һәрберендә икешәр механизатор эшләячәк. Инженерлыкка укучы Рәмис Мотыйгуллин, һөнәри училищеда укуларын инде тәмамлаган Фаил Әхмәтҗанов һәм Илмир Илалиев кебек тырыш егетләр дә булганда, өч мең гектар мәйданда уракны озакка сузмаслар. Монда тимерне кызуында сугалар.

 Урып-җыю чорында райондагы бар бөртек комбайнына 400 гектарлап мәйданда эш күләме туры киләчәк. Быелга уракка якынча туксан комбайн чыгарга тиеш.

 Райондагы комбайннарның өчтән бере – “Дон”нар, шулкадәр үк “Нива”. Басуларда унҗиде чит ил комбайны – “Кейс”лар, “Нью-Холланд”лар, “Тукано”лар эшләячәк. Иномаркалар, нигездә, төзек.

Комбайнчылар бу көннәрдә техникаларын ремонтлау белән мәшгуль. Ивашкинодагы “Серендеев Н.И.” крестьян-фермер хуҗалыгында, “Лашман АГРОфирмасы”нда да әлеге мәшәкатьләрне озакка сузмаслар.

Бүген ындыр табакларында да эш җитәрлек. Кырларда бөртек кайтканчы складларны арындырып, дезинфекцияләп куясы, чистарткыч машиналарга да кул тидерәсе бар, дип хәбәр итә район хәбәрчеләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International