Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың Кайбыч, Апас һәм Кама Тамагы районнары кырларын карады. Татарстан Президентын ТР Премьер-министры урынбасары - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм район башлыклары озатып йөрде. Рөстәм Миңнеханов кырлардагы вәзгыять белән танышкач хуҗалык җитәкчеләре, инвесторлар һәм авыл җирлекләре җитәкчеләре белән очрашты. Апас районының “Свияга” авыл хуҗалыгы предприятиесе ААҖ территориясендә Рөстәм Миңнеханов белән Март Әхмәтов авыл хезмәтчәннәре белән аралашкач журналистларның сорауларына җавап бирделәр.
“Беренчедән, терлек азыгы әзерләү буенча ресурсларны берләштерү зарур, - диде республика башлыгы. – Буласы булган, без федераль ярдәмгә өметләнәбез. Икенчедән, чәчү һәм туфракны эшкәртү структураларын үзгәртергә кирәк. Без дым җитмәү шартларында эшләргә тиеш”.
“Иң мөһиме – уңышны сыйфатлы җыеп алу, - дип ассызыклады Татарстан Президенты. – Әлбәттә хәзер яңгырлар яву да нәтиҗә бирер. Мал азыгы әзерләп калу зарур, шәхси хуҗалыклар хакында онытмаска кирәк. Бу бик мөһим. Гомумән алганда, эш оештырылган төстә бара”.
Әлегә ашлыкның нинди бәядән сатылачагы билгеле түгел, нинди генә вәзгыять булуга карамастан, базар яки базар бәясенә якын булырга тиеш, дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.
Якындагы арада Татарстанда авыл хуҗалыгы техникасын яңарту һәм дым саклаучы технологияләр кертү эше башланачак, дип билгеләп үтте республика башлыгы.
Ул шулай ук авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә күрсәтеләчәк федераль ярдәм күләме билгеле түгел, диде. “Татарстаннан районнарга кирәкле ярдәм күрсәтелде, без федераль ярдәмгә өметләнәбез. Быелгы гади ел түгел: бюджет үтәлеше узган елга караганда артта кала, Унивресиада үткәрелү сәбәпле, чыгымнар күбрәк”, - диде Рөстәм Миңнеханов.
Марат Әхмәтов белдергәнчә, республика кырларында корылыкка каршы көрәш буенча төрле чаралар үткәрелү 2010 елдагы корылык проблемасын җиңү мөмкинлеге бирде. Әмма явым-төшем булмау сәбәпле, уңыш проблемасыннан кача алмадык.
Марат Әхмәтов республикада авыл хуҗалыгы техникасы паркын яңарту программасы турында җентекләп сөйләде. “Соңгы елларда бюджет акчасының күпчелеге ашламага, корткычларга каршы көрәшкә сарыф ителде, ә техникага акча аз кала иде. Быел техниканы яңартуга 430 млн. сум акча билгеләнгән, ә киләсе елга бу максатларга 2 млрд. сум сарыф ителәчәк”, - дип белдерде ул.
Татар-информ