Нурлат муниципаль районында составында ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Хезмәтне саклау бүлеге начальнигы Рәшит Шакиров, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ислам Сафиуллин, идарә, Гостехнадзор, “Росельхозцентр”ның Нурлат бүлекләре, 125нче янгын часте белгечләреннән торган махсус комиссия районның барлык хуҗалыкларында да булып комбайннарның уракка әзерлегенә бәя бирде.
Тикшерү “Южная” агрофирмасыннан башланды. Биредә 10 комбайн әзерлек сызыгында, комиссия хезмәтне саклау кагыйдәләренең үтәлешен тикшерде, механизаторлар белән тәэмин ителешкә игътибар бирде. Шунда ук якын көннәрдә бетерелергә тиешле кимчелекләр дә күрсәтелде, дип хәбәр итә район хәбәрчеләре.