Республиканың 17 районы бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культураларны уру эшенә тотынды. Аксубай, Әлмәт, Апас, Буа, Биектау, Чүпрәле, Зәй, Кайбыч, Мамадыш, Менделеевск, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Нурлат, Сарман, Тәтеш, Тукай һәм Чистай районнары әлеге өлкәдә тырыш хезмәт куя.
Алдынгы районнарның берсе – Апас муниципаль районы. Биредә бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культураларны 642 гектар да урганнар. Нурлат игенчеләре дә - 580 гектар да эш башкарган. Шулай ук Зәй, Буа районнары да актив эш алып бара.
Тулырак мәгълүматлар белән биредә танышырга мөмкин.