Әлмәт муниципаль районында урып-җыю эшләренә старт бирелде. Быел уракка барлыгы 115 техника төшәчәк.
Узган комбайннар парадында район башлыгы Мәҗит Салихов, башкарма комитет җитәкчесе Марат Гыйрфанов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Извил Габдрәкыйпов, белгечләр, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары һәм башкалар катнашты. Алар икмәк кабул итү пунктында урнаштырылган комбайннарны карап чыкты, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре буенча барлык төр техникада булырга тиешле порошоклы янгын сүндерү җайланмаларының эш җае белән танышты.
Извил Габдрәкыйпов сүзләренчә, бүген район хуҗалыкларында һәм мехникалаштырылган отряд белән берлектә 115 комбайн исәпләнә. Алар барысы да диярлек яңартылган. Шуларның 85 енә җаваплы оешма тарафыннан рөхсәт талоны бирелгән. Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә 50 мең гектар мәйданнан бөртекле культура – бодай, арыш, арпа, солы җыеп аласы бар.
Барлык эре хуҗалыкларда да диярлек басуда эшләүчеләрне көндезге һәм кичке аш белән тәэмин итәчәкләр, шул ук вакытта аларны премияләү системасы да сакланачак. Алдынгыларны акчалата бүләкләү хуҗалыкларның үз фондыннан тыш, район бюджетында да каралган.
“Чулпан” ҖЧҖ хуҗалыгында 3700 гектар сөрүлек җир исәпләнә, шуның 1750 гектары – иген басуы.
– Көздән 350 гектаров арыш, 300 гектар бодай чәчкән идек. Барысы да әйбәт кышлап, зур уңыш алырга өмет уята. Белгечләр санаган биологик уңыш гектарыннан 30-35 центнер күрсәтә. Узган ел яңартылган люцерна мәйданы 600 тонна печән, тиешле дәрәҗәдә сенаж әзерләргә мөмкинлек бирде. Былтырдан калган азык запасы белән бергә кышка курыкмыйча керергә була, – ди Минфаяз абый.
Икенче кабат өлгергән күпьеллык үлән культурасы бүген 1100 баш мөгезле эре терлекне (шуларның 370 е савым сыеры) ашата.
Моннан тыш семинар-киңәшмәдә катнашканнарга автоүлчәүнең дөрес көйләнгән һәм техник яктан төзек булу мөһимлегенә дә игътибар бирүләрен сорадылар. Бу икмәкне дәүләткә тапшырганда аңлашылмаучанлык килеп чыкмасын өчен эшләнергә тиеш.
Икмәк кабул итү ноктасында башланган очрашу Бишмунча авылы Мәдәният йортында дәвам итте. Аның барышында Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт ЮХИДИ бүлеге, мәшгульлек үзәге вәкилләре дә чыгыш ясады. Семинарда катнашучыларга мөрәҗәгать итеп район башлыгы урып-җыю чорында авыл хуҗалыгы предприятеләренә ярдәм итүләрен сорады, дип хәбәр итә район хәбәрчеләре.