Әгерҗе районында “Тирса-транс” филиалында узган комбайннар парадында игенчеләр алдына: “Быелгы урып-җыю гаять катлаулы шартларда узачак. Шуңа карамастан, ашлыкның бөртеге дә югалырга тиеш түгел!” дигән бурыч куелды.
Шуңа күрә парадка чыккан 27 кыр корабы аеруча җентекләп тикшерелде. Аңа кадәр җитәкчеләр сүз алды. “Быел һәр комбайнчыга уртача 700 гектар мәйданнан бөртеклеләрне җыеп алырга кирәк. Заманча “Нью Холланд” комбайннары өчен бу зур сан түгел. Яшерен-батырын түгел: урып-җыю тәмамланып берникадәр вакыт узуга, басуларда яшел уҗым полосалары пәйда була. Бу комбайннарның герметизациясе начар булуын күрсәтә. Моның өчен комбайнчыларны аерым бригадаларга бүлеп, һәрберсендә җаваплы кеше билгеләргә телибез. Ул комбайннарның герметизациясе өчен дә җавап бирәчәк, безнең белән дә тыгыз элемтәдә торачак”, – диде “Ак Барс–Әгерҗе” агрофирмасы директоры Илгиз Салихов. Ягулык, запас частьләр белән дә проблемалар булмаячагын җиткерде җитәкче. “Башка елларда бункерлары тулып, комбайнчыларга машиналар көтеп утырырга туры килгәләде. Быел бу проблеманы хәл иттек инде – машиналарны читтән дә чакыртачакбыз”, – дип дәвам итте Илгиз Хәйдәрович. Иң күп ашлык суктырып I, II, III урыннарга чыккан комбайнчыларга агрофирма быел да бүләккә үгезләр тапшырачак. “Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына алдагы елларда корылык шартларында эшләү, мелиорация системасын үстерүгә кагылышлы махсус программа булдыруны йөкләде. Ә быел сезнең алда булган уңышның бөртеген дә югалтмый җыеп алу бурычы тора. Мондый егәрлекле техника белән моңа ирешү авыр булмас”, – диде ”Татарский” агрохимия үзәге” учреждениесе директоры Әнәс Локманов.
“Әгерҗе хәбәрләре”