Бал кортларын кышкылыкка җәйдән үк әзерләргә кирәк

2013 елның 17 июле, чәршәмбе

Умарта кортларын кышкылыкка әзерләүне җәйдән үк башлау зарур. Татарстан Республикасының табигать шартларында июль аеның беренче көннәрендә чыккан  кортлар кышкылыкка кадәр яши алмый. Бөтенесе дә диярлек үлә. Август һәм сентябрь аралыгында чыкканныры  кышны җиңел кичерергә сәләтле. Нәкъ тә менә шушы вакытта кортларга аеруча игътибар бүлеп бирергә кирәк.

Агымдагы елда Татарстанда кызу температура һәм корылык булу сәбәпле чәчәкләр башка еллар белән чагыштырганда 30-40 көн алдан беттеләр. Шуңа күрә дә бал кортларының күпләү чыгу вакыты чәчәкләрдә серкә булмаган вакытка туры килә.

Ә бал кортларын кышкылыкка ничек әзерләргә соң? Бу турыда тулырак мәгълүматны биредә таба аласыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International