Күрсәткечләр узган ел белән чагыштырганда югары

2013 елның 16 июле, сишәмбе

Әлки муниципаль  районында үткән яртыеллыкта шәхси сектордан 2845 тонна сөт хәзерләнгән. Бу  узган ел күрсәткечләреннән 365 тоннага күбрәк.

Шәхси хуҗалыклардан һәр көнне 2 шәр тоннага күбрәк сөт җыела. Тапшырылган продукция өчен 34 млн. 500 мең сум акча түләнгән. Бу күрсәткеч тә үткән елныкыннан 7,5 млн сумга артыграк.

Индивидуаль сектордан сөт хәзерләүдә Салман, Иске Алпар, Түбән Әлки, Чуаш Кичүе авыл җирлекләре алдынгы. Соңгы көннәрдә Борискино һәм Иске Хурада авыл җирлекләрендә дә эшләр бераз яхшырган.

Июнь ае күрсәткечләре мондый: барлыгы 711 тонна сөт хәзерләнгән, бу 8 млн. сумлык продукция дигән сүз. Соңгы ункөнлектә исә 238 тонна сөт җыелган. Әлеге күрсәткечләр дә узган елның шул чоры һәм алдагы декада күрсәткечләреннән шактый югары, дип хәбәр итә район хәбәрчеләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International