Татарстанда коры җил исә һәм туфракта - корылык

2013 елның 15 июле, дүшәмбе

Татарстанда явым-төшемнәр дефициты туфрактагы дым запасының кимүенә китергән. Нәтиҗәдә, коры җил исә һәм туфракта - корылык.

Әлеге күренешләр республиканың  22 муниципаль районында күзәтелә.  Әгерҗе, Актаныш, Алексеевск, Әлки, Арча, Әтнә, Балтач, Биектау, Алабуга, Кукмара, Лаеш, Мамадыш, Менделеевск, Минзәлә, Яңа Чишмә, Нурлат, Питрәч, Балык-Бистәсе, Саба, Теләче, Чирмешән һәм Чистай районнары.

Шунысын да әйтергә кирәк Татарстанның тагын 12 районында - Аксубай, Әлмәт, Баулы, Чүпрәле, Зәй, Кама Тамагы, Лениногорск, Спас, Тәтеш һәм Ютазы районнарында хәлләр авыр.

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, быел катлаулы һава торышы шартлары булганга, агросәнәгать прдеприятиеләренә салынган зыянның бер өлешен кайтару өчен, документлар кабул итә башлый.

ТРның Алексеевский, Нурлат һәм Әтнә районнары вәкилләре документларны актив тапшыра башлаган инде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International