Кичә Тәтеш муниципаль районында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының игенчелек буенча урынбасары Илдус Габдрахманов урып-җыю эшенең барышы белән танышты. Аны район башлыгы Валерий Чершенцев озатып йөрде. Иң беренче эш итеп алар танышуны районның Көньяк өлешендә урнашкан хуҗалыклардан башладылар. “Парадиз” хуҗалыгы белән танышканнан соң җитәкчеләр ҖЧҖ “Татарстан”, “Авангард”, “Колос”, “Нива” хуҗалыкларында булдылар.
Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының игенчелек буенча урынбасары Илдус Габдрахманов Тәтеш районында урып-җыю эшендә зур уңышлар теләп калды. Шулай ук уңышны тиз арада җыеп алырга кирәклеген дә ассызыклады. Корылыктан соң, яңгырлар башланырга мөмкин булуын да әйтте, дип хәбәр итә район хәбәрчеләре.