Татарстан кырларында - урак өсте

2013 елның 16 июле, сишәмбе

Уракка төшүчеләр исемлегенә тагын – Азнакай, Актаныш, Алексеевск, Әлки, Баулы, Югары Ослан, Чүпрәле, Кама Тамагы, Лаеш, Питрәч, Спас, Чирмешән һәм Ютазы игенчеләре кушылды.

16 июльгә алынган оператив мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы 15957 гектар мәйданда бөртекле һәм кузаклы культуралар чабылган. Сугып алынган ашлыкның мәйданы 7,9 мең гектарны били.

Башкарылган эшләр буенча Әлки, Апас, Актаныш районарында урак өсте актив төстә бара.

Татарстан буенча уртача уңыш 1 гектардан 22,0 центнерны тәшкил итә. Буа районнында һәр гектардан 30,3  центнер икмәк алынган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International