Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы федераль бюджеттан финанслашу бара торган «Кече һәм урта эшкуарлык субъектларын акселерацияләү» илкүләм проекты кысаларында авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларына һәм эшкәртүчеләргә тоткан чыгымнарының ( 2023 елның IV кварталы һәм 2024 елның I карталы өчен) бер өлешен каплауга субсидияләр бирү өчен сайлап алу уздыруга гаризалар кабул итү турында игълан итә.
«Цифрлы ликбез»ның яңа сезонында (https://digital-likbez.datalesson.ru/) Авито имин товарлар сатып алу һәм Интернетта белдерүләр урнаштыру кагыйдәләре турында сөйләячәк.
Авито һәм «Цифрлы икътисад» коммерциягә карамаган автоном оешма (АНО) Россия Мәгариф министрлыгы һәм Россиянең Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы ярдәме белән цифрлы белем һәм кибер куркынычсызлык өлкәсендә «Цифрлы ликбез» бөтенроссия агарту проектының яңа сезонына старт бирде.
«Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинаты» АҖ 2023 ел эшенә йомгак ясады. Предприятиенең Яшел Үзән, Чистай һәм Буа шәһәрләрендәге барлык җитештерү мәйданчыкларында бер елда 251 мең тонна сөт-чимал эшкәртелгән. Көнгә сөт-чимал эшкәртү дәрәҗәсе 690 тоннага якын булган.
Бүген Хөкүмәт йортында язгы кыр эшләренең барышы турында брифинг узды. Анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты. Ул җылы апрельнең көзге культуралар торышына уңай йогынты ясавын билгеләп үтте һәм түбәндәгеләр турында мәгълүмат бирде.
Агымдагы елда Татарстан Республикасының агросәнәгать секторын үстерүгә Россельхозбанк 7,7 млрд сум акча җибәргән, бу узган елдагыдан 6%ка күбрәк. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган брифингта Россельхозбанкның Татарстан төбәк филиалы директоры Ләлә Кудерметова хәбәр итте.
Бүген Хөкүмәт Йортында «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисад форумына багышланган брифинг узды. Анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров та катнашты. Ул «Kazan–Halal Market» халыкара ярминкәсе турында сөйләде.
Халыкара хезмәтчәннәр теләктәшлеге көне алдыннан һәм Гаилә елы кысаларында Казан Кремленең Кунаклар каршылау залында Татарстан Республикасының хезмәт династияләрен котлау тантанасы узды. «Татарстанның данлы хезмәт династияләре» тантаналы чарасы Татарстан Республикасы һөнәр берлекләренең быелгы Беренче Май акциясе рәвешләренең берсе булды.
Бүген Татарстан башкаласында, Чаллыда һәм Түбән Камада шәһәрләрендә соңгы язгы ярминкәләр узды. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Юдино һәм Радужный бистәләрендәге мәйданчыкларны карап чыкты. Вице-премьер сәүдәнең оештырылуын югары бәяләде һәм ихтыяҗның артуы күзәтелмәвен билгеләп үтте. Гадәттәгечә, «Майский»ТК нокталарында чиратлар зуррак.
27 апрельдә Казан шәһәренең 14 мәйданчыгында, Чаллы һәм Зеленодольск районының 2шәр мәйданчыгында, Түбән Кама шәһәренең 3 мәйданчыгында авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак. Гудованцев урамындагы мәйданчыкта сәүдә якшәмбе көнне узачак. Исегезгә төшерәбез, ярминкәләр 16 мартта башланган иде һәм, Казаннан һәм республиканың эре шәһәрләреннән тыш, тагын муниципаль районнарда да төрле даимилектә узды.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы “Минем субсидияләр” (“Мои субсидии”) системасында өзеклекләр килеп чгу сәбәпле, шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы гражданнардан савым сыерлары, ана кәҗәләр һәм бер яшьтән зуррак булган кәҗә бәтиләре тоткан өчен чыгымнар өлешен кайтаруга гаризалар кабул итүнең срогы 2024 елның 8 маена кадәр озайтылуы турында хәбәр итә. Суммалар түбәндәгечә каралган: хуҗалыкта тотыла торган 1 сыер өчен - 2 мең сум, 2 сыер өчен - 3 мең сум, 3 һәм аннан күбрәк сыер өчен - 4 мең сум; ветеринария чаралары үткәрүгә 500 сумга килешү имзаланганда, өстәмә рәвештә һәр сыерга 300 сум субсидия түләнәчәк.