Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов рәислегендә Төрекмәнстан Авыл хуҗалыгы министрлыгының аграр реформалар, авыл хуҗалыгы фәне һәм мәгариф идарәсе башлыгы Керим Сапаров белән очрашу узды. Анда шулай ук министр урынбасарлары Дмитрий Яшин һәм Гөлүс Баязитов катнашты.
Ленар Гарипов республикабызның агросәнәгать комплексы мөмкинлекләрен тәкъдир итте һәм Татарстан Россиянең перспективалы төбәкләренең берсе һәм тулаем авыл хуҗалыгы продукциясе күләме буенча 5 урында тора, дип билгеләп үтте. Россия төбәкләре арасында республика башлангыч йомгаклар буенча: сөт җитештерү буенча - 1 урында, бәрәңге җитештерү буенча – 2 урында, терлек һәм кош-корт ите җитештерү буенча - 8 урында, йомырка җитештерү буенча 9 урында тора.
Узган ел 3,5 млн.тоннадан артык ашлык, 1,7 млн. тонна шикәр чөгендере, 880 мең тонна бәрәңге һәм 264 мең тонна яшелчә җыелды.
Яклар ветеринария, кадрлар әзерләү һәм АПКны цифрлаштыру өлкәсендә хезмәттәшлек итү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.