Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районында машина белән сыер саву операторларының 51нче республика конкурсы узды. Тантаналы ачылышта Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Гөлүс Баязитов һәм Ютазы муниципаль районы башлыгы Аяз Шәфигуллин катнашты.
Конкурста машина белән иң яхшы сыер саву операторлары - Татарстанның 43 районыннан 86 сыер савучы көч сынашты. Конкурс агросәнәгать комплексы вәкилләрен берләштерде, ул шулай ук тәҗрибә һәм идеяләр алмашу өчен мөһим мәйданчыкка әверелде.
Ярышлар теоретик биремнәрне һәм сыер савучылар вазыйфаларын башкару өчен кирәкле практик күнекмәләрне үз эченә алган берничә этапта узды. Катнашучылар заманча җайланмалар белән эш итү осталыгын гына түгел, ә зоотехния һәм ветеринария өлкәсендә дә тирән белемнәрен күрсәттеләр. Сөтнең сыйфатын тәэмин итү һәм санитария нормаларын үтәү аспектларына аерым игътибар бирелде.
Иң яхшы сыер савучы дип Питрәч районыннан (”Шәле-Агро” ҖЧҖ) Алинә Хәйруллина танылды, ул югары дәрәҗәдә профессиональлек күрсәтте. Мактаулы 1 нче урынны Ютазы районы вәкиле - “Вафауллин” КФХсыннан Зөлфирә Газиева яулады.
Җиңүчеләргә дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.