“Зеленодольск сөт эшкәртү комбинаты” АҖ Белем көне уңаеннан балаларга мәктәп җыелмалары бүләк итте

2024 елның 27 августы, сишәмбе

“Зеленодольск сөт эшкәртү комбинаты” АҖ үзенең барлык җитештерү мәйданчыклары - Зеленодольск, Чистай һәм Буа комбинатлары хезмәткәрләренең балаларына 1 сентябрь уңаеннан 354 мәктәп җыелмасы бүләк итте.

Бүген “Зеленодольск сөт эшкәртү комбинаты” АҖ үзенең «Очень важная корова», «Васькино счастье» һәм «Обнимама» брендлары астында 110 төрдән артык продукция җитештерә. Моннан тыш, предприятие федераль сәүдә челтәрләре өчен 47 төр продукция чыгара.

Беренче-бишенче сыйныф укучыларына канцелярия кирәк-яраклары белән комплектлар тапшырдылар, болар: ручкалар, карандашлар, фломастерлар, альбомнар, төсле кәгазь, картон һәм башкалар. Барлык беренче сыйныф укучыларына сөт продукциясе белән т агын өстәмә 50 җыелма тапшырдылар. Предприятие шулай ук Чистай шәһәренең 8 нче номерлы «Кирпичный» территориаль иҗтимагый үзидарәсенә (ТОС) 25 бүләк җибәрде.

Исегезгә төшерәбез “ЗМК” АҖ Татарстанның медицина, социаль һәм хәйрия учреждениеләренә актив ярдәм күрсәтә. Предприятие даими нигездә Анжела Вавилова исемендәге хосписны, Казанда һәм Зеленодольскида авыр тормыш хәлендә калган балалы хатын-кызлар яши торган «Колыбель» приютын бушлай сөт продукциясе белән тулысынча тәэмин итеп тора.

“Зеленодольск сөт эшкәртү комбинаты" АҖ күп еллар дәвамында балалы гаиләләргә мәктәпкә әзерләнүдә ярдәм күрсәтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International