Татарстан Республикасында “Татар аты” беренче бөтенроссия фестивале узды

2024 елның 26 августы, дүшәмбе

Бу ялларда Татарстан Республикасы Лениногорск районының Югары Каран авылындагы «Алмакай» атлар сарае мәйданында «Татар аты 2024» беренче бөтенроссия фестивале һәм татар токымлы атларны ринегка чыгару буенча икенче республика рингы узды. Фестиваль чыдамлыгы һәм грациясе белән танылган татар токымлы атларның матурлыгын һәм уникальлеген күрсәтте.

Фестиваль татар токымлы атлар чабышын, татар токымлы атларның рингка чыгуын, кыргый атларында «Тай тулак» команда ярышларын, атларда «Аударыш» көрәшен, ат өстендә барган килеш акчалар алу буенча «Тәңкә алу» ярышларын, «Мәргән укчы» - ат иярендә утырган килеш уктан атуны, шулай ук “Улак” уенында күрсәтмә чыгышларны күрү өчен уникаль мөмкинлек булды. Фестивальдә Татарстан Республикасы, Башкортостан Республикасы һәм Казахстан Республикасы районнары спортчылары катнашты.

Лениногорск муниципаль районының «Нәбиуллина С.Ф.» КФХсыннан Мирас кушаматлы айгыр 2 яшьлек айгырлар арасында җиңүче булды. Теләче муниципаль районының “Гыйниятуллин С.Ш. ис. Нәсел репродукторы” ҖЧҖеннән 2 яшьлек бия - Зифа иң яхшы булып танылды. Өлкәнрәк яшьтәге айгырлар арасында Әлмәт муниципаль районының «Тайсуган» ат спорты комплексыннан Дунай иң яхшы дип танылды. Өлкән яшьтәге бияләр арасында Азнакай муниципаль районының «Актүбә» ат спорты мәктәбеннән Ләйлә иң яхшы бия. дип танылды. Җиңүчеләргә - кубоклар, дипломнар һәм акчалата бүләкләр, ә катнашучыларга катнашканнары өчен акчалата кызыксындыру бүләкләре тапшырылды.

Ике яшьлек атлар чабышларында «Ак Бүре» кушаматлы айгыр җиңүче булды, жокей - Суранбек Кубанычбек, икенче урынны «Солтан» кушаматлы айгыр алды, жокей - Виктория Нейман, өченче урынны «Дархан» айгыры алды, жокей - Илдан Билалов. Алар барысы да Лениногорск районыннан.

Өч яшьлек һәм аннан өлкәнрәк татар токымлы атлар чабышында Теләче районыннан «Алтын» кушаматлы айгыр беренче урынны алды, жокей - Фирзәр Гыйниятуллин, Әлмәт районыннан «Дунай» айгыры - икенче урында, жокей - Илдар Гобәйдуллин, өченче урынга Лениногорск районыннан «Даян» айгыры чыкты, жокей - Камилә Нәбиуллина.

Фестиваль азагында барлык чабышларга һәм ярышларга йомгаклар ясалды, җиңүчеләр һәм катнашучылар бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International