Татарстан Республикасының 43 районында бөртекле культуралар җыялар, бүгенге көнгә 2 млн.тонна ашлык суктырылган, уртача уңдырышлылык - гектардан 30 центнер. Узган ике көндә Татарстан Республикасы буенча 162 мең тоннадан артык авыл хуҗалыгы культуралары суктырылган.
Тәтеш районының кайбер хуҗалыкларында уңдырышлылык гектардан 42,5 центнердан артып китә. ә Татарстанның 3 районында уңдырышлылык гектардан 36,7 центнердан артып китә, болар - Минзәлә, Аксубай һәм Тукай муниципаль районнары.