Татарстан Республикасында «Фермер мәктәбе» проектына конкурс буенча сайлап алу төгәлләнеп килә. Проект яңа фермер хуҗалыкларын үстерүгә ярдәм итүгә, фермерлыкны бизнес алып баруның иң яхшы практикаларында алга этәрүгә һәм яңа белемнәр алуга юнәлдерелгән. Гаризалар «Балыкчылык» һәм «Кооперация» программаларының яңа юнәлешләренә кабул ителә. Белем бирү программасы Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан Россия авыл хуҗалыгы банкы (Россельхозбанк) белән берлектә гамәлгә ашырыла.
“Фермер мәктәбе” авыл хуҗалыгы тармагында үз квалификацияңне күтәрергә мөмкинлек бирә һәм үз эченә теоретик әзерлекне, фермер хуҗалыклары эшенең хокукый аспектларын өйрәнүне, финанс бизнес-модельләрен, маркетинг нигезләрен, яңа агротехнологияләрне, тармакның алдынгы предприятиеләрендә укытуны һәм үзежнең бизнес-планнарыңны эшләүне үз эченә ала. Укулар Казан дәүләт аграр университеты базасында узачак.
«Фермер мәктәбе» проектында авылда авыл хуҗалыгы бизнесы белән шөгыльләнүне планлаштыручы физик затлар да, яңа гына эшли башлаган йә моңа кадәр эшләп килгән фермерлар да катнаша ала.
Гаризалар 30 августка кадәр (шул көнне дә кертеп) түбәндәге сайтта кабул ителә: https://svoefermerstvo.ru/farmers-way/school. Документлар исемлеген, презентацияне һәм/яки видеороликны электрон адреска җибәрергә мөмкин: sh.fermer_rt@mail.ru. Катнашу шартлары белән җентекләп сайтта танышырга мөмкин: https://agro.tatarstan.ru/shkola-fermera.htm.
Җиңүчеләр 288 сәгатьлек «Фермер хуҗалыгы агробизнесы» һөнәри яңадан әзерләү программасы буенча бушлай уку мөмкинлеге алачаклар, грант ярдәме алу өчен билгеләнгән үрнәктәге диплом тапшырылачак.