Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шәхси ярдәмче хуҗалыкларда үзмәшгульләргә субсидияләр бирү мөмкинлеге турында игълан итә

2024 елның 28 августы, чәршәмбе

2024 елдан Татарстан Республикасында шәхси ярдәмче хуҗалык алып буручы һәм "Һөнәри керемгә салым" махсус салым режимын кулланучы гражданнар тарафыннан җитештерелгән бәрәңге һәм ачык грунт яшелчәләре җитештерүне арттыруны кызыксындыруга шәхси ярдәмче хуҗалыктагы үзмәшгульләр субсидия алу мөмкинлеге каралган.

Субсидия бәрәңге һәм ачык грунт яшелчәләре җитештерү чыгымнары өлешен каплауга юридик затларга сатылган 1 тонна бәрәңге һәм ачык грунт яшелчәләре ставкасы буенча бирелә.

Субсидияләү ставкалары 1 тонна сатылган ачык грунт яшелчәләре өчен 10 мең сум, 1 тонна сатылган бәрәңге өчен 9 мең сум каралган.

Гаризалар һәм документлар электрон рәвештә «Электрон бюджет» системасы веб-интерфейсының тиешле экран формаларын тутыру юлы белән түбәндәге сылтама буенча  кабул ителә: https://promote.budget.gov.ru/

 Җаваплы хезмәткәрләр белән элемтәләр: Хәйретдинов Булат Гали улы - 8 (843) 221-76-54; Галимҗанова Рамилә Риф кызы - 8(843) 221-76-88 (8801)

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International