Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләрдән чыгымнар өлешен каплауга гаризалар кабул итү срогын озайту турында хәбәр итә

2024 елның 26 августы, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, «Минем субсидияләр» дәүләт мәгълүмат системасында техник эшләр башкарылу сәбәпле, гаризалар кабул итү 2024 елның 6 сентябренә кадәр озайтылды, дип хәбәр итә.

Авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләрдән (шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы гражданнардан тыш) гаризалар кабул итү түбәндәге чаралар буенча алып барыла: 140 баштан 390 башка кадәр сыерлар тотыла торган абзарлар һәм (яисә) 500 баштан 5000 башка кадәр сарыклар өчен исәпләнгән фермалар төзү буенча эшләр башкаруга бәйле чыгымнар өлешен каплауга; сөтчелек комплекслары төзүгә проект-смета документларын проектлауга һәм аларга дәүләт экспертизасы уздыруга бәйле чыгымнар өлешен каплауга.

Документлар «Минем субсидияләр» системасы аша, аның эшен яңартканнан соң, электрон рәвештә кабул ителәчәк.

Мәгълүматны төгәлләштерү өчен контактлар: 8(843) 221-76-88 (8820).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International