“Агростартап” грантын алуга гаризалар алу дәвам итә

2024 елның 27 августы, сишәмбе

 

Быел Татарстанда «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла торган «Агростартап» программасын финанслау 147 млн сум булачак.

Әлеге проектны гамәлгә ашыра башлаганнан бирле барлыгы 917,7 млн сум дәүләт ярдәме бирелгән. Бу яңа эш урыннары булдырырга һәм эре мөгезле терлекләр санын 8 887 башка арттырырга мөмкинлек бирде.

2024 елда бүлеп бирелгән акчалар Кече һәм урта эшкуарлыкның 71 субъектына ярдәм күрсәтергә һәм кооперациягә 2 300 яңа әгъзаны җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк.

Программага туры килә торган хуҗалык төрләре:

1.Сөтчелек фермалары

2.Эре мөгезле терлекләр симертү фермалары

3.Сарык үрчетү фермалары

4.Савым кәҗәләре үрчетү фермалары

5.Ит юнәлешендәге кошчылык фермалары

6.Чебиләр үстерү буенча кошчылык фермалары

7.Ат фермалары

8.Товар балыгы үрчетү (үстерү) фермалары

9.Бәрәңге үстерү

10.Ачык һәм ябык грунтта яшелчәчелек

11.Бөртекле һәм кузаклы, азык, техник, җиләк-җимеш культуралары

җитештерү

12.Куян асрау

13.Әкәм-төкәм үрчетү

14.Гөмбә җитештерү

«Агростартап» гранты буенча яшь фермер эре мөгезле терлекләр үрчетүгә (ит, сөт) - 5 млн сумга кадәр, калган барлык юнәлешләргә 3 млн сумга кадәр акча алырга мөмкин. Авыл хуҗалыгы кооперативына керсәң, грант суммасын 1 млн сумга арттырырга мөмкин. Бу миллион кооперативның бүленмәс фондына керәчәк. «Агростартап» гранты күләме 1,5 млн. сумнан ким була алмый.

Эшкуарга куела торган шартлар:

Мөрәҗәгать итүче - авыл территориясендә яисә авыл агломерациясе территориясендә теркәлгән һәм агымдагы финанс елында төп эшчәнлек төрләре буларак авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү һәм (яисә) эшкәртү белән шөгыльләнүче КФХ яисә КФХ башлыгы булган ИП булырга тиеш.

Мөрәҗәгать итүче финанс ярдәме (социаль түләүләрдән һәм эшкуарлык эшчәнлегенең башлангыч этабын оештыруга түләүләрдән, шәхси ярдәмче хуҗалыклар өчен субсидияләрдән тыш), субсидияләр яисә грантлар, шулай ук яшь фермерга ярдәм итү өчен грант алмаган булырга тиеш.

Мөрәҗәгать итүченең авыл хуҗалыгы продукциясе күләмен ел саен 8%ка арттыруга юнәлдерелгән КФХ төзү һәм/яки үстерү буенча проекты булырга тиеш.

Мөрәҗәгать итүче сатып алына торган мөлкәтнең, башкарыла торган эшләрнең, күрсәтелә торган хезмәтләрнең чыгымнар планында күрсәтелгән хакыннан кимендә 10%ын үз акчалары исәбеннән түләргә тиеш.

Мөрәҗәгать итүче булдырылган яңа даими эш урыннары санын биш ел дәвамында саклап калырга һәм эшчәнлекнең план күрсәткечләренә ирешергә йөкләмә ала.

Мөрәҗәгать итүче КФХ эшчәнлеген кимендә биш ел дәвам итәргә йөкләмә ала.

Мөрәҗәгать итүче Россия Федерациясе кодексының 20.4 статьясы буенча административ җаваплылыкка тартылмаган булырга тиеш.

Катнашу тәртибе:

1нче адым: АПКның төбәк идарә органы сайтында конкурс нигезендә

сайлап алуны үткәрү срокларын белергә.

2нче адым: Компетенцияләр үзәгенә мөрәҗәгать итәргә - анда

документлар әзерләргә һәм бизнес-план төзергә, шулай ук гариза

тутырырга ярдәм итәләр.

3нче адым: «Электрон бюджет» аша электрон рәвештә,

документларның электрон күчермәләре белән, гариза бирергә

(мөрәҗәгать итүченең көчәйтелгән электрон имзасы кирәк була).

4нче адым: Конкурс сайлап алуын узарга, комиссия проектларны

критерийлар буенча бәяли һәм грант алучыларны билгели.

«Агростартап» грантын алуга гаризалар кабул итү «Электрон бюджет» системасы веб-интерфейсының тиешле экран формаларын электрон рәвештә түбәндәге сылтама буенча тутыру юлы белән агымдагы елның 28 августына кадәр дәвам итәчәк:https: //promote.budget.gov.ru/.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International