Бүген Министрлыкта беренче сыйныфка баручы балаларны Белем көне белән котладылар

2024 елның 28 августы, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов тантаналы шартларда беренче сыйныф укучыларын котлады.

Ул аларга уңышлы уку елы, яңа ачышлар теләде һәм балага сертификатлар тапшырды.

Булачак беренче сыйныф укучылары Роберт Миңнуллин ис. Республика балалар китапханәсендә булдылар. Балаларга экскурсия һәм мастер-класс уздырылды. Китапханәдә “Гаилә һәм китап” даими китап күргәзмәсе оештырылган, ул ата-аналарны һәм балаларны китаплар белән таныштырды.

2024 ел Россиядә Гаилә елы дип игълан ителде. Гаилә традицияләрне, мәдәниятне һәм туган телне саклау нигезе булып тора. Нәкъ менә гаиләдә төп кешелек кыйммәтләренә нигез салына, болар: җиргә һәм туган йортка мәхәббәт, Ватанга тугрылык, җаваплылык һәм хезмәт сөючәнлек.

Исегезгә төшерәбез, гаиләгә һәм гаилә кыйммәтләренә ярдәм итү һәм аларны үстерү «Демография» илкүләм проектының төп максатларыннан берсе булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International